Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Телевизор өчен цифрлы приставканы почтада сатып алып була
Быел 3 июньдә Татарстанда цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү булачак.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанндагы почта элемтәсенең авыл бүлекләрендә сатуга цифрлы приставкалар чыгарылды. Еракта урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр, район үзәгенә бармыйча, якындагы почтада цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Бу хакта Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Телевизион приставкалар республиканың 500 авыл һәм 150 шәһәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә сатуда бар. Бәясе 1 мең сумнан да артык түгел. Кайсы почта бүлекләрендә цифрлы приставка сатылганын (843) 221-18-46 телефоны аша ачыклап була. Товар булмаган очракта, каталог буенча шулай ук теләсә кайсы почта бүлегендә заказ бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 3 июнендә Татарстанда цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү булачак. Аның кысаларында аналоглы эфир телетапшыруы өзеләчәк. «Цифрлыга» күчү белән илнең һәм республиканың барлык халкына югары сыйфатта, бушлай цифрлы 20 телеканал тәкъдим ителәчәк.
Телевизион цифрлы приставка цифрлы стандартны кабул итми торган телевизорлар өчен кирәк. Андый очракта экранда федераль телеканал логотибы янында «А» хәрефе урнашкан була. Әгәр телевизор DVB-Т2 цифрлы стандартын кабул итсә, каналларны цифрлы форматта карау өчен аны дециметрлы яки теләсә-кайсы дулкындагы антеннага җайлаштырырга кирәк.
Цифрлы стандарт ярдәмендә приставканы почта бүлекчәләреннән тыш, теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз