news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телевизион сериалларга көй язган композитор Гөлнара Беляеваның ноталар китабы чыкты

Җыентыкка «Яңа елда бергә булыйк», «Ерактагы йолдызым», «Без — табигать дуслары» һәм башка җырлар кергән.

Телевизион сериалларга көй язган композитор Гөлнара Беляеваның ноталар китабы чыкты
Гөлнара Беляева

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, телевидениедә күрсәтелгән сериалларга музыка язган композитор Гөлнара Беляеваның «Җырчы буласым килә» дип аталган яңа җыентыгы дөнья күрде. Китап аның 65 яшьлек юбилеена багышланган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Әлеге музыкаль әсәрләрнең язылу тарихы гаҗәп кызыклы. Китапка кертелгән җырларның күбесе фильмнарга, спектакльләргә, телевизион программаларга, музыкаль фильмнарга махсус язылган. Фонограммаларга башкарылган һәм тыңлаучылар тарафыннан яратып кабул ителгән», — диде автор. Күпчелек сериалларның режиссеры — Татарстанның атказанган артисты Нурания Җамали — ТИ.

«Җырчы буласым килә» җыентыгына патриотик рухтагы, халык стилендә язылган шаян җырлар, романслар, хор өчен әсәрләр һәм эстрада җырлары кергән. «Китап ике бүлектән тора: беренчесе — өлкәннәр өчен, ә икенчесендә — балалар җырлары. Җыентыкка Лиана Әмирханова, Ленар Шәех һ.б. яшь, талантлы шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган өр-яңа җырлар да бирелде, алар әле үз башкаручысын көтә», — ди ул.

«Күп җырлар ике тавышка язылган. Фортепиано партиясеннән тыш, скрипка, флейта һәм хәтта хор партиясе дә бар. Бу әлеге җырларны ноталарда тәкъдим ителгән состав белән генә җырларга кирәк дигәнне аңлатмый. Аларның барысын да ялгыз башкарырга мөмкин. Әгәр флейта яисә скрипка булмаса, теләсә кайсы башка инструментка алмаштырырга яки, гомумән, аларга башка гына да эш итәргә була», — дип сөйләде Гөлнара Беляева.

Автор шигырьләре илһам чыганагы булган шагыйрьләргә, җырчыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. «Алардан башка җырлар бу кадәр популярлыкка ирешмәс һәм тамашачы тарафыннан кабул ителмәс иде. Җыентык яшь вокалистларга, үз репертуарын төрләндерергә теләүчеләргә ошар дип ышанам, шулай ук ансамбль һәм хор коллективлары җитәкчеләрнең өстәл китабы булыр», — диде Гөлнара Беляева.

Гөлнара Беляева — теория белгече, композитор, иҗади тормышын 40 ел дәвамында хорлар белән бәйләгән музыкант-практик. Татар композиторы Шамил Тимербулатовның бертуган сеңлесе. 40 елдан артык бишенче балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли. Башка елларда чыккан җыентыклары: «Без — табигать дуслары», «Көмеш тавышлар», «Секреты нотного стана», «Волшебный смычок».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100