news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телевидение ветераны: Телевидениенең роле зур, һава торышын шуннан карап беләм

Илгиз Гыйззәтуллин телевидениедә 48 ел дәвамында хезмәт куйган.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казан телевидение студиясендә телевизион техника инженеры булып эшләгән Илгиз Гыйззәтуллин телевидениенең бүгенге көндә роле зур, чөнки аннан һава торышын белеп була дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Телевидениенең бүгенге көндә роле зур. Мәсәлән, мин һава торышын шуннан карап беләм”, - диде ул.

Илгиз Гыйззәтуллин әйтеп үткәнчә, ул телевидениегә 48 ел гомерен багышлаган. “1966 елда кергән идем. Бөтен тапшырулар да исемдә. Нәрсә бирәләр, шуны алып бара идек. Иң баштан ук беренче диктор Иркә Сакаевалар белән “Вечерняя Казань” тапшыруында эшләдем. Барысы да тапшыруны телевизорлардан күзләрен ала алмыйча карыйлар иде”, - диде ул.

  • Казан телевидение студиясе эфирга беренче мәртәбә 1959 елның 3 ноябрендә чыга. 1992 елда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе оештырыла. 1990 елларда "ТРТ" каналы (Татарстан радиосы һәм телевидениесе) оеша, әмма 2000 елларда ул "Россия" каналына күчә. 2004 елның 24 декабрендә компания ДТРК филиалы була. Бүгенге көндә компания директоры — Фирдүс Гыймалтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100