news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телевидение ветераны тапшыруларда фон музыкасын куллануда киңәшләрен җиткерде

Бүген Казан телестудиясенең алтмыш еллыгы уңаеннан тантаналы бәйрәм узды.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казан телевидениесендә 1961–1994 елларда монтажер булып эшләгән Сания Кудрявцева хәзерге тапшыруларда фон музыкаларын тәнкыйтьләде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Фон музыкаларын дөрес куя белмиләр. Һәм тапшыруда сөйләүче кешенең тавышы шул музыка яңгырашы белән каплана, берни дә ишетелми. Алар чаманы аңламый. Төймәгә басалар да, музыканы бар тавышка акырталар һәм бетте. Беренче планда түбән регистрдагы бәрмә музыка ишетелә. Концертларда да шул ук хәл күзәтелә, җырчыларның тавышлары икенче планга кала, берни дә аңлашылмый”, - ди ул.

Сания ханым бәйрәмдә коллегаларын очраткач, сөенгәне турында сөйләде. “Алла боерса, быелның ноябрендә миңа 81 яшь тулачак. Кайсы гына фамилияне атамасыннар, барысы белән дә сокланам, бездә искиткеч кешеләр эшләде. Киноматериаллар белән эш иттем. Телевидение бөтен республикага бер иде. Телевидениене күзәтеп барам, бүгенге көндә ул иҗади яктан бик саеккан”, - диде ул.

  • Казан телевидение студиясе эфирга беренче мәртәбә 1959 елның 3 ноябрендә чыга. 1992 елда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе оештырыла. 1990 елларда "ТРТ" каналы (Татарстан радиосы һәм телевидениесе) оеша, әмма 2000 елларда ул "Россия" каналына күчә. 2004 елның 24 декабрендә компания ДТРК филиалы була. Бүгенге көндә компания директоры — Фирдүс Гыймалтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100