news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телевидение һәм радиода гимнастика тапшыруларын гамәлгә куярга тәкъдим итәләр

Депутат теле- һәм радиоканалларда иртән һәм эш сәгатьләрендә гимнастика блоклары кертергә тәкъдим итә.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка телевидениедә һәм радиода производство гимнастикасы дәресләрен гамәлгә ашыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Бер яки ике блок реклама урынына гимнастика язылган берничә тапшыру куярга мөмкин булыр иде. Бу чара милләтнең һәм киләсе буынның сәламәтлеге турында кайгырту юнәлешендә яхшы адым булачак”, - дип билгеләп үткән Петров хатта.

Депутат теле- һәм радиоканалларда иртән һәм эш сәгатьләрендә гимнастика блоклары эшләтергә тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot