news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телевидение алып баручысы һәм режиссер Алексей Пиманов вафат

Танылган телевидение алып баручысы һәм режиссеры Алексей Пиманов 65 яшендә вафат булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Алексей Пиманов 1962 елның 9 февралендә Мәскәүдә туган, 1989 елда Мәскәү элемтә институтын «радиоэлемтә һәм радиотапшырулар инженеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. «Останкино» генераль директоры урынын биләгән, соңрак «Пиманов һәм партнерлар» компаниясен гамәлгә куючы булган.2013 елдан ул «Красная звезда» медиахолдингы Президенты булган. 2022 елда Пимановны РФ атказанган артисты дип таныдылар.

Алексей Пиманов Беренче каналда «Кеше һәм закон» программасын алып барды. Моннан тыш, ул танылган кинокартиналар режиссеры була, алар арасында «Александровский сад» (2005), «Крым» (2017), «Одиннадцать молчаливых мужчин» (2022) һәм башкалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot