news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телеоператор Марат Шәйхетдинов вафат

Мәрхүм белән хушлашу чарасы 15 ноябрьдә була

  (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген озак вакытлы авырудан соң хезмәттәшебез -күпсанлы телепрограммалар һәм фильмнар эшләүче, телеоператор Шәйхетдинов Марат Җантаһир улы вафат булды.
Марат Жантаһир улы 1964 елның 3 декабрендә туган. Ул “Татарстан” ДТРК, “Хөррият” студиясендә эшләгән. “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ эшли башлаганнан анда хезмәт куйган.
“Яңа гасыр” ТРК” ААҖ, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективы аның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Марат Җантаһир улы турында якты истәлекләр хезмәттәшләре йөрәгендә мәңге сакланыр.
Мәрхүм белән хушлашу чарасы 15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Ф.Әмирхан урамы, 24 йорт, 57 фатир адресы буенча уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot