news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телемарафонда хезмәт ветераны Зөләйха Минһаҗева: Татарстанны бәхетле итеп күрергә телим

Телемарафонда хезмәт ветераны Зөләйха Минһаҗева: Татарстанны бәхетле итеп күрергә телим
Фото: трансляциядән скриншот

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан «ТНВ» телеканалалындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән марафонга үрнәк гаиләләр килеп, республика турындагы фикерләрен җиткерүне дәвам итә. Туры эфирда Чаллының «КАМАЗ» заводыннан хезмәт династиясе вәкилләре булган ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, урындагы ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Зөләйха Минһаҗева, аның кызы Нәфисә һәм оныгы Алия Ибраһимовалар да булды.

«Татарстанны киләчәктә бәхетле итеп күрергә телим. Ә бәхет сүзе үз эченә бик күп төшенчәләрне, мәгънәләрне ала. Бәхет – гаиләләр иминлеге. Бәхет – шәһәребездәге эшчеләргә булган хөрмәт тә! Бәхет – гаилә белән бергәләп чәй эчә алулар да. Бәхет – тынычлык», – диде телестудия кунагы булган Зөләйха Минһаҗева.

Шулай ук бу гаилә телевизор экраннары аша үзләренең җыр-моңга сәләтле булуларын исбат итте. Аш-су пешерүгә уңганлыкларын дәлилләп, үзләре пешергән юка һәм эремчәк кыстыбыйларын күрсәттеләр.

«Чаллыда яшәүче һәр гаиләнең кеме булса да, «КАМАЗ»да эшли. Әлеге заводта эшләүче талантларны үзләрен шәһәр күләмендә дә күрсәтүләре, эштән бушаган вакытларын сәхнәдә үткәрү берләштерә», – ди Зөләйха Минһаҗева һәм Нәфисә Ибраһимова.

Бу гаиләнең телевидениедә чыгышлары «Бәхетле бул» дигән җырны башкару белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100