news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телеканалларда субтитрлы тапшырулар саны күбрәк булачак

Колагы начар ишеткән кешеләр карый алачак телетапшырулар санын арттырырга ярдәм итүче яңа закон 2020 елдан гамәлгә керә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Телеканалдагы тапшыруларның атнасына ким дигәндә биш проценты субтитрлар белән күрсәтелергә тиеш. Гаммәви мәгълүмат чаралары турындагы закон кысаларында телеканаллар өчен лицензия таләпләренә шундый үзгәрешләр кертелгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлеге үзгәрешләр «Үтемле мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру белән бәйле. 2020 елның гыйнварыннан телеканаллар үз программаларын колагы начар ишетүче инвалидларга яраклаштырып әзерләргә тиеш.

Эфирга кайсы программаларны субтитрлар белән бирүне телеканаллар үзләре хәл итә. 

Закон таләпләре туры эфирда бара торган программаларга кагылмый. Биредә бары тик язмадагы телетапшырулар хакында гына сүз бара, дип ачыклык керткән иде РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100