news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телеграмга нигез салучы Павел Дуров* террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә эләккән

Павел Дуров* Росфинмониторинг тарафыннан террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Элегрәк Telegram оештыручысына* террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүдә гаепләү белдерделәр. Хокук саклаучылар версиясе буенча, РФ законнарын бозып, мессенджер администрациясе Украина махсус хезмәтләре, террорчылык һәм экстремистик оешмалар тарафыннан актив кулланыла торган күпсанлы каналларны, чатларны һәм ботларны юк итмәгән.

*РФдә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән

news_right_1
news_right_2
news_bot