news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телеграмда татар телен белгән яңа бот-тәрҗемәче барлыкка килде

Хәзерге вакытта аның базасында 94 тел бар һәм аңа 10 мең кеше язылган.

Телеграмда татар телен белгән яңа бот-тәрҗемәче барлыкка килде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Telegram социаль челтәрендә татар телен белгән Ya.translate исемле яңа бот-тәрҗемәче пәйда булды. Аның белән биредә танышып чыгарга була.

Программа татар телененнән инглиз һәм башка телләргә һәм кире татар теленә дә тәрҗемә итә ала.

Ботны барлыкка китергән программист Павел Шишинов сүзләре буенча, бот “Яндекс.Переводчик” веб-хезмәтенә автоматик рәвештә тоташкан.

Башка ботлардан аермалы буларак, Ya.translate базасында 94 тел бар һәм якын киләчәктә ул транскрипция һәм тавышлы әйтелеш функцияләре белән тулыландырылачак.

Хәзерге вакытта аңа 10 мең кеше язылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot