news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телеграмда татар һәм башкорт текстларын тәрҗемә итә торган функция барлыкка килде

Телеграмда татар һәм башкорт текстларын тәрҗемә итә торган функция барлыкка килде
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Телеграм социаль челтәренең Телеграм Премиум версиясендә татар һәм башкорт телләрендәге текстларны автоматик рәвештә тәрҗемә итү функциясе барлыкка килгән.

Хәзер Телеграм-каналларда татар һәм башкорт телләрендәге текстларны татар һәм башкорт телләрендәге русча тәрҗемәсендә укып була. Моның өчен «тәрҗемәне күрсәтергә» (показать перевод) төймәсенә басарга кирәк. Төймә автоматик рәвештә килеп чыга. Әлегә тәрҗемә итү функциясе түләүле Телеграм Премиумда гына эшли.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева «Интертат» сайтының телеграм-каналындагы соңгы постларны караганнан соң, тәрҗемәне шактый аңлаешлы дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100