news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телеграмда: “Кил, үбәм!” һәм “Башымны катырма!”

Телеграмда таралган татарча язулы стикерлар татар юморын үстерергә ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Телеграм социаль челтәрендә татарча яңа стикерлар барлыкка килде. Аларда кызыклы сүзтезмәләр һәм әйтемнәр язылган.
Араларында, мәсәлән, “Кил, үбәм!”, “Күкәйле гөл!”, “Хәчтерүш!”, “Башымны катырма!” дигәннәре бар. Стикерларда сурәтләнгән калфаклы кыз – Вконтактедагы “Че гуглит татар кызы” төркеменең билгесе.

Төркемне алып баручы Динара Зиннәтова стикерлар турында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Телеграмдагы стикерлар Вконтактедагы төркемемнең фирменный стикерлары буларак ясалды. Моның өчен яшьләрнең бер-берсенә иң еш әйтә торган сүзләрен махсус сайлап алдык. Стикерларны үзем ясадым. Кайдадыр Телеграмда стикерлар ясау тәртибен күрдем дә, Paint.net программасында үземнекеләрне эшләдем. Стикерлар, әлбәттә, кызыксынып эшләп карау гына иде, мин бит дизайнер түгел. Шулай да киләчәктә аларның санын арттырырга ниятлим”.

news_right_1
news_right_2
news_bot