Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Ресурс фәнни-дини аудиториягә, студент-шәкертләр һәм татар әдәби теле тарихы белән мавыгучылар өчен кызыклы булачак.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәте яңа башлангычын тәкъдим итә: Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды.
Ресурс фәнни-дини аудиториягә, студент-шәкертләр һәм татар әдәби теле тарихы белән мавыгучылар өчен кызыклы булачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Канал үз укучыларын аятьләр, хәдисләр, татар галимнәренең хезмәтләре кебек дини һәм дөньяви эчтәлектәге иске татар телендәге XIV-XX гасыр язма әдәбият үрнәкләре белән таныштырачак. Ресурста текстлар мөстәкыйль рәвештә өйрәнү максатыннан урнаштырыла. Каналга @kadimca адресы буенча язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз