Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Telegram Россиядә вәкиллеген ачарга җыена
Telegram мессенджеры Россиядә вәкиллеген ачарга планлаштыра. Бу хакта мәгълүмат Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) сайтында «чит ил затларының РФ территориясендә интернет челтәрендәге эшчәнлеге»нә багышланган бүлектә урнаштырылган. Беренче булып моны Hi-Tech Mail басмасы күреп алган.
Сайтта күрсәтелгәнчә, вәкиллекне ачу процессы «килештерү стадиясендә». Роскомнадзор үзе Hi-Tech Mail басмасына бу хакта комментарий бирмәгән, ә «Осторожно, новости» каналына аларда андый мәгълүмат булмавы турында белдергән һәм мессенджерның үзенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән.
IT-эксперт Александр Исавнин реестрда мондый үзгәрешләр Роскомнадзор инициативасы нигезендә булырга мөмкин (элегрәк ТikТоk социаль челтәре белән булган кебек), дип фаразлады.
2022 ел башыннан гамәлдә булган «җиргә төшерү турында»гы закон нигезендә, тәүлеклек аудиториясе 500 меңнән артык кулланучы булган чит ил IT-компанияләре Россиядә филиал, вәкиллек яки вәкаләтле юридик зат булдырырга, Роскомнадзор сайтында шәхси кабинет теркәргә һәм кире элемтә өчен электрон форма урнаштырырга тиеш.
Реестрдан билгеле булганча, Telegram инде өч таләпнең икесен үтәгән: Роскомнадзор сайтында шәхси кабинет теркәгән һәм кире элемтә өчен электрон форма урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз