news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Telegram мессенджеры эшендә өзеклекләр килеп чыгуына аңлатма бирделәр

«Без әлеге проблеманы өйрәнәбез һәм тиздән элемтәне җайга салырбыз дип өметләнәбез», - диелә хәбәрдә.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Твиттердагы Telegram аккаунтында мессенджер эшендә өзеклекләр килеп чыгуы турындагы мәгълүматка аңлатма бирделәр, дип яза Газета.ru.

«Хәзерге вакытта Европа, Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләрендәге безнең кулланучылар Telegram га тоташуда кыенлыклар кичерә. Без әлеге проблеманы өйрәнәбез һәм тиздән элемтәне җайга салырбыз дип өметләнәбез», - диелә хәбәрдә.

29 март иртәсендә кулланучылар Telegram мессенджеры эшендә өзеклекләр килеп чыгуына зарланды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot