news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Telegram мессенджер серверларына хакер һөҗүме турындагы мәгълүматны кире кактылар

Серверлар 11.00 сәгатьтә эшләми башлады. Европа, Урта Көнчыгыш һәм БДБ илләрендәге кулланучылар анда кереп булмавына зарланды.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Telegram администраторы мессенджер серверларына хакер һөҗүме турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Российская газета» газета хәбәр итә.

Агентлык моңа кадәр хәбәр иткәнчә, серверлар 11.00 сәгатьтә эшләми башлады. Европа, Урта Көнчыгыш һәм БДБ илләрендәге кулланучылар анда кереп булмавына зарланды.

Ресурс администрациясе шулай ук Telegram кулланучыларына шаяртып үзләрен 1994 елга кире кайткан һәм секундына 14 мең 400 бит тизлектә эшли торган dialup-модемнан файдаланган кебек хис итәргә киңәш итте.

«Бары тик без генә сезне киләчәккә тизрәк алып кайтачакбыз», - диде мессенджер вәкилләре уенын-чынын кушып.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot