news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телеграм кушымтасы текстларны татарчага тәрҗемә итә башлаган

Кушымтада текстларны татар теленә яки татарчадан башка телгә тәрҗемә итеп укып була.

Телеграм кушымтасында текстларны татар теленә тәрҗемә итү функциясе эшли башлаган.

Текстларны татар теленә яки татарчадан башка телгә тәрҗемә итеп укыр өчен, Телеграм кушымтасының яңа версиясен йөкләргә, «көйләү» (настройки) төймәсенә басарга, «тел» бүлегенә кереп, «тәрҗемә» төймәсен күрсәтү» ноктасын кабызырга кирәк. «Тәрҗемә итмәгез» дигән юлда туган телне сайлау сорала.

Телеграм кушымтасына кереп, тәрҗемә итәргә теләгән хәбәргә озак итеп басканнан соң, «меню» килеп чыгачак һәм «тәрҗемә итәргә» дигән төймәгә басарга кирәк. Текстны Телеграм кушымтасында тәкъдим ителгән телләргә тәрҗемә итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot