news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Telegram кушымтасында рус теле барлыкка килде

Мессенджерны булдыручы кушымтадагы яңалыкны туган көненә туры китерде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Telegram мессенджерының рәсми мобиль кушымасы яңартылганнан соң рус телендә дә аңлаешлыга әйләнде. Бу хакта Telegram мессенджерына нигез салган Павел Дуров социаль челтәрләр аша җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Смартфоннар өчен Telegram кушымтасы 2013 елда ук барлыкка килде, әмма бүгенгә кадәр рус телендәге версиясе юк иде. Рус телен сайлау мөмкинлеге булган яңартуны AppStore һәм Play Market аша башкарырга була.

Дуров кушымтадагы яңалыкны үзенең туган көненә туры китерде – кичә аңа 33 яшь тулды.

news_right_1
news_right_2
news_bot