Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Telegram кулланучылары Казанның Җәмигъ мәчете өчен «Хан мәчете» исемен хуплады
«Ислам башкаласы» телеграм-каналы тарафыннан оештырылган Казанның булачак Җәмигъ мәчете исеме турында тавыш бирүдә катнашучылар «Хан мәчете» вариантын хуплады.
Тавыш бирүне оештыручылар сүзләренчә, анда якынча 6 мең кеше катнашкан, ә бу хәбәрне якынча 31,5 мең кеше караган.
Telegram кулланучыларына җиде төрле вариант тәкъдим ителде. «Хан» яки (»Казан-Хан») исеме иң популяр булып чыкты, ул исемне 2091 кеше хуплаган (тавыш бирүчеләрнең 35 проценты).
Икенче урында тавыш бирүчеләрнең 29 проценты «Мәрьям» исемен сайлаган. Өченче урында «башка вариант»ны сайлаучылар, бу 821 тавыш яки 14 процент.
«Хан мәчете» исеме татар әдәбиятында актив кулланылган һәм Казан ханнарының борынгы мәчете, шулай ук Сөембикә манарасы белән ассоциацияләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз