news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Telеgram каналында телне өйрәнүгә язылучылар саны 1800гә җиткән

Әлеге программа сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән милли проект – смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән каналга язылучылар саны 1750 кешегә җиткән. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100