news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Telegram интерфейсын тулысынча татар теленә тәрҗемә иттеләр

Telegram мессенджеры интерфейсы тулысынча татар теленә тәрҗемә ителгән, әлеге эш нигездә бер волонтерның көче белән башкарылган. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.

Популяр мессенджер интерфейсын тәрҗемә итү татар телендә сөйләшүче кулланучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм аны саклап калу һәм цифрлы киңлектә популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Туган теле татар теле булган кешеләр өчен мессенджерда аралашу хәзер уңайлырак һәм интуитив аңлаешлы була.

Telegram интерфейсын Илгиз Җиһангиров тәрҗемә иткән. Моңарчы ул софт, рольле өстәл уеннары һәм спорт турында мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән. Проект бюджет акчаларын җәлеп итүдән башка тормышка ашырылган.

«Миллиард.Татар» 11 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) «Татмедиа» АҖ брифинг-залында (Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт) әлеге вакыйгага багышланган матбугат конференциясе уздыра.

Илгиз Җиһангировтан тыш, чарада ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков та катнаша. Конференциянең модераторы «Миллиард.Татар» проекты катнашучысы Илгизәр Вахитов була.

Сүз тәрҗемә процессы һәм аның татар берләшмәсе өчен әһәмияте, Telegram мессенджерында татар телле контентны алга таба үстерү буенча планнар һәм заманча IT-терминнарны татар теленә тәрҗемә итү проблемалары (аңлаешлы һәм туган тел арасында баланс) турында барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100