Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура барлыкка килде
Бу татар хәрефләрен әлегә Android системасында кулланып була, IOS өчен апрель аенда булачак.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура ясаганнар. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Министр Халыкара туган тел көне белән котлады һәм яңа эшләнмәне тәкъдим итте.⠀
«Бәйрәм уңаеннан, Цифрлы трансформация командасы телефоннарда куллану өчен татар телендә клавиатура ясады. Әлегә ул Android системасы өчен, апрель аенда IOS та эшләячәк. Клавиатурадан хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич файдалана инде.⠀Күрдегезме, „хәерле иртә“ теләге ничек үзгәрде? Кушылыгыз», — дип яза Айрат Хәйруллин.⠀
Клавиатураны сылтама буенча профильдә карарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз