Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Телефон мошенниклары кешеләрне алдауның яңа ысулын куллана башлаган
Россиядә телефон мошенниклары кешеләрне алдауның яңа схемасын куллана башлаган. Әңгәмәдәшенең ышанычын яулау һәм аның шәхси мәгълүматларын белү өчен, алар мошенниклыкны берничә этапка бүлә. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде.
Әйтик, беренче тапкыр шалтыратканда, алар үз корбаннарының шәхси мәгълүматларын ачыклый. Икенче тапкыр сөйләшкәндә ялган полиция хезмәткәре кредит хакында хәбәр итә, имештер, аны әңгәмәдәшнең ышаныч язуы белән рәсмиләштерергә тырышалар. Тегесе кредит алмавын әйткәч, мошенник аның белән саубуллаша, әмма яңадан шалтыратачагы хакында кисәтә. Өченче тапкыр шалтыратканда потенциаль корбанны уяу булырга чакыралар.
«Һәм менә шунда гражданин трубканың икенче ягында полиция яки Тикшерү комитеты «хезмәткәре» булуына тәмам ышана», - дип искәртте юрист.
Шуннан соң гына, гражданинның ышанычыннан файдаланып, мошенниклар аннан акча күчерүне яки кредит алуны таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз