news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Телефон кертү 10 процентка арзанайды
Бу халык һәм оешмаларга бердәй кагыла
Скопировать ссылку
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 1 февральдән республикада җирле телефон элемтәсе 10 процентка кыйммәтләнсә, аның каравы, телефон кертү хәзер 10 процентка арзанайды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының элемтә хезмәтләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Лилия Луконина хәбәрчебезгә белдергәнчә, шәһәр җирендә телефон кертү халыкка моңарчы 5500 сумга төшсә, 1 февральдән 4950 сум торачак. Оешмалар җирле элемтә челтәренә ялгану өчен элеккеге 8000 сум урынына 800 сумга кимрәк түли. Шәһәр тибындагы бистәләрдә халык өчен телефон кертү моннан соң 4500 сумга, оешмаларга-7200 сумга төшәчәк. Авыл халкы исә моңарчы 5000 мең сум түләп телефонлы була алса, хәзер телефон кертү авыл җирендә 3600 сум торачак. Ә оешмалар 7000 сум урынына 6300 сум түләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2