news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телефон аферистлары Азнакайда яшәүче 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган

Аферистлар аңа моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә иткән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Телефон аферистлары Азнакайда яшәүче 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә пенсионер әби полицейскийларга, аңа бер атна дәвамында билгесез кешеләр шалтыратып, моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә итүләре хакында сөйләгән.

Җинаятьчеләр аннан, имештер, чыгымнарны каплау өчен билгеләнгән акчаның күпмедер өлешен таләп иткән. Нәтиҗәдә, әби мошенникларга 710 мең сум акча күчергән.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot