news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телеэкстрасенслар Башкортстанда яшәүченең 1 млн 300 мең сум акчасын алдалап алган

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Телеэкстрасенслар Башкортстанның Аскын районында яшәүченең 1 млн 300 мең сум акчасын алдалап алган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Кабельле телевидениенең бер каналында хатын-кыз реклама күреп алган. Видеороликта медиумнарның теләсә нинди авырудан ярдәм итүе турында сөйләнелә.

Ышанучан хатын-кыз дәвалаучыларга беренче тапкыр быел июльдә шалтыраткан. Телефонны бер кыз алган һәм экстрасенсор сәләте булган табиб белән тоташтырган. Ул берничә йөз мең сумлык сеанслар үткәргән, аннары пациентка тулы дәвалану курсы алу өчен Мәскәү фондыннан 1,5 миллион сум акча тәкъдим иткән. Хатын-кыз икеләнеп калган, әмма телефондагы тавыш ниятенең чын булуына ышандырган. Бу акчаны алуның бер шарты әйтелгән - пациент кире кайтару шарты белән пошлина күчерергә тиеш булган.

Нәтиҗәдә бу хатын-кыз банкка билгесез счетка 1 млн 300 сумнан артык акча күчергән. Гражданнарга миллион тәкъдим итүче табиб белән соңгы сөйләшү августта булган. Шуннан соң экстрасенслар белән элемтә өзелгән, хатын-кыз вәгъдә ителгән акчаны алмаган. Зыян күрүче кызы белән бергә полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук сакчылары бу хәлгә ачыклык кертә. "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр иттеләр төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100