news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телеэкраннарда вакцинациягә кагылышлы дебатларны тыярга кирәк – Ирина Шестакова

"Дебатлар халык арасында кирәкмәгән борчу тудыра", дип саный Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген белгечләрнең телеэкраннарга чыгып, прививкалар буенча профессиональ яктан дөрес чыгыш ясамавы вакцинациядән баш тартучылар артуына китерә. Бу хакта журналистларга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Шестакова белдерде.

“Кайберәүләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша вакцинациянең начар тәэсире турында сөйли. Гәрчә инде бер ун ел элек үк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы профилактиканың иң нәтиҗәле алымы вакцинация булуын әйтте”, - дип сөйләде Ирина Шестакова Казанда уздырылган конференциягә килгәч.

Аның сүзләренә караганда, прививка ясатуга карамастан, авырыйсың диючеләрне еш очратырга туры килә. “Авырырга мөмкин, тик чирләүчеләрнең берсе дә катлаулы формасы белән авырмады һәм үлмәде. Бу бик мөһим, чөнки, гадәттә, гриппның һәрвакыт өзлегүләргә китерүеннән куркалар”, - ди ул.

Ирина Шестакова фикеренчә, бу проблемага дәүләтнең җитди карашы булырга тиеш. “Без киң экраннарда вакцинация кирәкме-юкмы дигән темага профессиональ дебатларны тыярга тиеш. Ул халык арасында кирәкмәгән дулкын күтәрә”, - дип саный ул. Белгеч әйтүенчә, ОРВИ, грипп белән бәйле бернинди саннарны, үлем очракларын да яшерергә кирәк түгел. “Адекват кеше табибларның нәрсә өчен көрәшүен аңлаячак. Сүз бит ил халкының 40 процентын вакцинацияләү белән колачлау турында түгел, ә тискәре нәтиҗәләрне мөмкин кадәр киметү турында бара”, - дип басым ясап әйтте ул.

Ирина Шестакова 6 айдан узган балаларга да грипптан прививка ясалуын искәртте. “1 яшькә кадәр балалар грипп белән авырмый дигән ялгыш фикер бар. Авырый, әле алар чирне олыларга караганда да авыррак кичерә. Имчәк балаларына да педиатр, инфекционист белән консультациядән соң прививка ясала”, - диде ул.

“Мин үзем соңгы 15 елда бөтен гаиләмә прививка ясатам. Шушы еллар эчендә минем гаиләдә беркем грипп белән авырмады. Эпидемия вакытында ОРВИ булды, әмма грипп булмады. Вакцинаның әһәмиятен халыкка җиткерергә кирәк”, - ди Ирина Шестакова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100