news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен, татар-инглиз мәктәпләре кирәк — галимә Заһирә Кашапова

Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты галимәсе фикеренчә, татар һәм инглиз телләрендә бертигез белем бирә торган мәктәпләргә ихтыяҗ бар.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар телен күтәрү өчен, татар-инглиз мәктәпләрен ачарга кирәк. Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты галимәсе Заһирә Кашапова шулай дип саный. Ул бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмәдә белдерде. “Ана телен саклау өчен, иң элек бала гаиләдә татар мохитендә яшәргә тиеш. Телне дә, гореф-гадәтләрне дә кечкенәдән сеңдереп үсәргә кирәк. Мин үзем дә әби-бабай белән үстем. Алар күңелдә телебезгә, динебезгә ихтирам, халкыбызга мәхәббәт уятты”,  дип сөйләде Заһирә Кашапова.

“Хәзерге җәмгыятьтә татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен. татар-инглиз мәктәпләрен ачарга кирәк. Казанда инглиз телендә укыта торган мәктәпләр бик күп, алар бик кыйммәт, аларда югары дәрәҗәдәге, бай кешеләр генә балаларын укыта. Татар-инглиз телендә мәктәпләр ачылса, халык анда да балаларын укырга бирер иде”,  дигән фикердә галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100