news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан телебашнясында Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан төсле утлар кабыначак

Казан телебашнясында Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан төсле утлар кабыначак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

18 мартта Татарстанның төп телебашнясында төсле утлар кабыначак. Акция Кырым һәм Севастополь Россиягә кушылуның унике еллыгына багышлана.

Бәйрәм сценарие 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Телебашня медиаэкранында Россия Федерациясе триколоры барлыкка киләчәк. Шулай ук манарада «Кырым – ул Россия!» һәм «18 март – Кырымның Россиягә кушылу көне» дигән сүзләрне укып булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot