news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теле- һәм радиоканалларның ТатTVR бердәм платформасын Smart TV аша да карап була башлады

Татарстанда республика теле- һәм радиоканалларының бердәм платформасы Smart TV – интернетка чыга ала торган телевизорларда да эшли башлады. 

2022 елның августыннан «Республиканың милли теле- һәм радиоканалларын трансляцияләүнең бердәм платформасы» (ТатTVR) проектының яңа этабы гамәлгә ашырылды. Максаты – халыкка бердәм теле- һәм радио-продуктлардан файдалану мөмкинлеге бирү, шул исәптән Татарстаннан читтә дә.

ТатTVR бердәм платформасында ТНВ, «Татарстан-24», «Мәйдан», «Эфир» телеканаллары, «Шаян ТВ», «Болгар» радиосы, «Тәртип» радиосы, «Күңел» Радиосы кебек теле- һәм радиоканаллар бар.

Исегезгә төшерәбез, беренче этап рәсми рәвештә 2022 елның маенда Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә игълан ителде. Ул чакта проект мобиль җайланмаларда эшләтеп җибәрелде. Бу айдан платформа Smart TV (LG, Samsung, Android) системаларында эшли башлады.

Тулырак мәгълүмат ТатTVR рәсми сайтында урнаштырылган. Анда шулай ук әлеге платформадан файдалану мөмкинлеген уңайлы итеп аңлаткан махсус сәхифә дә бар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot