news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 8 яшьлек Варвара Васыйлованың хыялы чынга ашты

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 8 яшьлек Варвара Васыйлованың хыялы чынга ашты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 8 яшьлек Варвара Васыйлованың «ШАЯН ТВ» студиясендә кунакта булу хыялы чынга ашты. Аның хыялы язылган уенчыкны чыршыдан Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров алган.

«Шаян ТВ» студиясенә Варвара әнисе Олеся Васыйлова белән килде. Варварага тумыштан ДЦП диагнозы куелган. Кунакны «ШАЯН ТВ» телеканалында эшләүче балалар каршы алды, экскурсия үткәрделәр. Беренче чиратта тапшырулар төшерелә торган студиядә булдылар. Варвара аларга үзе турында сөйләде, җырлап та күрсәтте.

«Кәефем бик әйбәт, мин хыялым чынга ашканга шаккаттым. Киләчәктә съемкаларда катнашасым килә. Мин мультфильмнар карарга яратам, балалар өчен программалар карыйм, балалар радиосын тыңларга да яратам. Мин ветеринар яки кондитер булырга хыяллана идем, хәзер мультфильмнар төшерүче буласым килә», – дип сөйләде кыз.

Олеся Васыйлова «ШАЯН ТВ»га барачакларын кызына бүген генә хәбәр иткән. «Йоклый да алмаган булыр иде», –дип елмайды ул. «Бу акция турында белә идем. Әлегә кадәр кызымның андый билгеле бер теләк әйткәне юк иде. Ул балалар катнашында тапшырулар карарга ярата. «Минем дә төшәсем килә», – дип әйтә башлады. Мин мөмкин түгел дип уйлый идем. Быел баланың теләген язарга булдым, ниндидер җавап килер дип көтмәгән дә идем. Декабрь тәмамланып килә, инде хыялыбыз чынга ашмас дип уйлаган идем. Безнең өчен көтелмәгән хәл иде, мин үзем дә студиядә беренче тапкыр», – дип сөйләде әни кеше.

Аның сүзләренчә, кызы татар телен өйрәнергә тели. «Ирем ягыннан әбиләре татарлар. Кызымның да татар телен өйрәнәсе килә, ул телләрне тиз өйрәнә», – диде ул.

«ШАЯН ТВ» телеканалының баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сүзләренчә, ел саен «ШАЯН ТВ» га килергә теләк белдерүче балалар була. «Бу хыялны ишетү - безнең өчен зур бәхет, аларны студиядә күрү – зур шатлык. Бүген дә бик мөлаем, күңелле бала белән таныштык. «ШАЯН ТВ» киләчәктә дә бөтен балалар өчен ачык канал булып калыр, дип ышанам», – диде ул.

Варвара дубляж студиясенең эше белән танышты. Ул үзе дә бу процесста катнашты. Мультфильм героеның «Менә шәп, менә шәп!», - дигән сүзләрен әйтте.

Соңыннан Варвара «Болгар радиосы»нда кунакта булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100