news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Яңа ел алдыннан тагын бер баланың теләген чынга ашырды

30 декабрь көнне, Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында, «ШАЯН ТВ» телеканалы үзендә нәни Михаил Санталовны һәм аның әбисе Татьяна Марковнаны кунак итте. Яңа ел алдыннан «Теләкләр чыршысы»нда катнашкан тугыз яшьлек бу малайның хыялын Татарстан Президенты тормышка ашырырга ярдәм итте.

Кунакларны каналның төп герое Шаян һәм «ШАЯН ТВ» алып баручылары каршы алды, алар белән бергә фотога төште һәм нәни кунакның күңелен күрде. Экскурсия барышында алар «ШАЯН ТВ» каналы студиясен карады, берсеннән-берсе кызыклы проектлар, популяр тапшырулар, аларның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан танышты.

Шулай ук дубляж студиясендә дә кунакта булды. Әлеге студиядә алар эшнең кызган чагына туры килде, популяр мультсериалларны тәрҗемә итү һәм төшерү серләренә төшенде. Моннан тыш, кунаклар «Болгар радиосы»на да сәяхәт кылды, радионың эшчәнлеге белән танышты.

Очрашу азагында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин балалар телеканалының тугры тамашачысына Татарстан Президенты исеменнән ноутбук, йомшак уенчык, татлы бүләкләр тапшырды. «ШАЯН ТВ» каналы һәм «Болгар» радиосы да истәлекле бүләкләр белән сөендерде.

Мәгълүм булганча, Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы»нда катнашып, 21 декабрьдә Татарстанда балаларның теләкләре язылган – ике, ә 22 декабрьдә Мәскәүдә тагын өч открытканы сайлаган иде. Физик мөмкинлекләре чикле һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2018 елдан оештырылып килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100