news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләченең Алан авылында «Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» районара фестивале булды

Теләченең Алан авылында «Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» районара фестивале булды
Эльмира Котдусова

Теләче районы Алан авылы мәдәният йортында «Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән районара фестиваль уздырды. Тантаналы чараны Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова ачып җибәрде. Ул әлеге фестивальнең дәвамлы булуын теләде.

Фестивальне Алан авылы балалар бакчасы, районның мәгариф бүлеге, Татар конгрессының Теләче бүлекчәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары бергә оештырды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Бүген моңлы җырлар яңгырады, фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайлар гореф-гадәтләрне хәтердә яңарды.

Фестиваль милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен балалар бакчалары арасында уздырылды.

«Ерак араларны якын итеп килгән иҗади коллективларга (Саба, Балтач, Биектау, Арча, Теләче районнары катнашты) сәнгать осталарына бик зур рәхмәт. Бәйрәмнән күтәренке кәеф белән, оештыру эшләренә сокланып таралыштык. Башланган эш дәвамлы булсын иде» – диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100