news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчегә Блогерлар Сабан туе һәм «Түгәрәк уен» бәйрәменә Зәйнәб Фәрхетдинова килүе көтелә

Теләченең Баландыш авылына Блогерлар Сабан туена һәм «Түгәрәк уен» бәйрәменә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова килүе көтелә.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Теләче-Информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин әйтте.

«Зәйнәб Фәрхетдинова вакыт табып, безнең проектка ярдәм кулы сузды. Аның чыгышы бәйрәмне тагын да бизәр», – диде.

Ленар Хуҗин «Теләче» район газетасы язылучылары арасында ике кешегә юллама уйнатылачагын әйтте. Алдагы елларда төп бүләк бозау яки колын булган.

Баландышның Сабан туе урынында Блогерлар Сабан туе быел икенче мәртәбә уза, «Түгәрәк уен» дүртенче тапкыр үткәрелә. «Районыбыз экологик яктан чиста, эшмәкәрлек өчен дә уңайлы җирлек. Бәлки, блогерлар арасында безнең районда эшчәнлек алып баручылар да булыр. Төп максат шуннан гыйбарәт», – диде Ленар Хуҗин.

news_right_1
news_right_2
news_bot