news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедән Шәмсетдиновлар гаиләсе Россия күләмендәге бәйгедә җиңү яулаган

Теләчедән Шәмсетдиновлар гаиләсе Россия күләмендәге бәйгедә җиңү яулаган
социаль челтәрләрдән

Теләче районында яшәүче блогер Рафилә Шәмсетдинова гаиләсе Мәскәүдә уздырылган Россия күләмендәге бәйгедә җиңү яулаган. «Туган тел, гасырлар буе яңгыра» бәйгесе гаилә тәрбиясенә багышланган.

«Аллаһының рәхмәте белән Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайттык», – дип Рафилә Шәмсетдинова социаль челтәр сәхифәсендә үзенең шатлыгы белән уртаклаша.

Шәмсетдиновлар гаиләсе Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштергән. Әлеге видео районда 2 нче урынга ия булган.

«Гаилә тәрбиясенең милли телләрне саклаудагы роле буенча Россия күләмендәге конференциягә гаилә белән чакырулы булдык. Балалар бакчасындагы тәрбиячебез Ләйсән Наилевна белән бардык. Мәскәүдә «Туган тел»не җырлап, татарча әкият төшергән өчен күпме хөрмәт күреп кайттык. Татар булуыбыз белән горурланыйк, телебезне саклыйк», – дип яза блогер үзенең сәхифәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100