news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедән күп балалы Фәләхиевлар гаиләсе: Балаларга әхлак, тел, мирас аша тәрбия бирәбез

Теләчедән күп балалы Фәләхиевлар гаиләсе: Балаларга әхлак, тел, мирас аша тәрбия бирәбез
Фото: ТНВ каналы сайты

Теләчедән Алсу һәм Мөхәммәт Фәләхиевлар биш бала тәрбияләп үстерә. Алар ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында катнашып, балаларга ничек тәрбия бирүләре турында сөйләде.

«Безнең киләчәгебез – балалар. Без аларны Аллаһ Тәгалә кушканча тәрбияләргә тырышабыз. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Балаларыгызга иң зур бүләк – ул сезнең тәрбиягез», – дигән. Балаларыбызга әхлак, динебез, телебез, гореф-гадәтләребез аша тәрбия бирергә тырышабыз», – дип сөйләде Алсу Фәләхиева.

Ул шулай ук, күп бала үстерергә теләгән гаиләләргә киңәшләрен дә бирде.

«Әти-әниләргә теләгебез шул – Аллаһ тәгаләнең кушканын үтәп, тыйганыннын тыелып яшәргә өйрәнсеннән. Шуны аңласалар, Аллаһ Тәгалә барсын да үзе көйли. Балаларны беркайчан да аермаска, тигез күрергә кирәк. Балаларга үз мисалыбызга тәрбия бирергә кирәк. Чөнки алар ишетеп түгел, күреп өйрәнәләр», – диде Алсу Фәләхиева.

Гаилә башлыгы Мөхәммәт Фәләхиев та балаларына дини тәрбия бирүләрен билгеләп үтте.

«Әти-әниләребез безне дә дини итеп тәрбияләделәр. Үзебезнең гаиләдә дини, корбан, ураза бәйрәмнәре, җомга көннәре билгеләп үтелә. Балаларыбызга шул көннәрдә аерым бүләкләр әзерлибез. Бәйрәм хисе икәнен тоярга өйрәтәбез», – диде ул.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонына алар уллары Билал, Мостафа, Зөбәер белән килгәннәр.

«Аларның һәрберсенең кызыксынулары бар. Олы улым Билал чаңгыда шуа, бадминтон уйный. Дини гаиләдән булгач, мәчетләрдә азан әйтә. Мостафа компьютер, техник уеннар белән кызыксына. Зур кызыбыз Зөбәйдә телләр белән кызыксына. Үзлегеннән төрек телен өйрәнде, хәзер инглиз телен өйрәнә. Хаҗга барып кайткач, гарәп телен дә өйрәнергә җыена. Халыкара олимпиадада биш ел рәттән призер булды», – дип таныштырды гаиләсе белән Мөхәммәт Фәләхиев.

Фәләхиевлар гаиләсе шәҗәрә бәйгеләрендә катнашып та җиңүләр яулаганнар.

«Кызыбыз шәҗәрә белән Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә Гран-при отты. Гаиләбез белән ике ел рәттән «Без тарихта эзлебез» дигән конкурста катнашабыз. Районда беренче урын алдык, узган ел зонада икенче урын алдык. Быел Арчага барырга әзерләнәнбез», – дип сөйләде гаилә башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100