news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган бәйге игълан ителде

Теләчедә журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган бәйге игълан ителде
Фото: http://tulachi.ru

Теләче районында туып-үскән, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесе игълан ителде. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Бәйгене «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге оештыра. Конкурс талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).

Тәкъдим ителгән темалар:

1. «Авыл» (авыл хуҗалыгы темалары)

2. «Репортаж» (мәктәп чараларыннан репортажлар);

3. «Шәхес» (районның күренекле кешеләре);

5. «Сәламәтлек» (сәламәтлекне саклау);

6. «Халык традицияләре» (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);

7. «Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).

Иҗади эшләр tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерына 1 майга кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100