news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге узды

Теләчедә яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге узды
Фото: Теләче районы матбугат хезмәте

Теләче районы Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында интернационалист-сугышчы Миңнегали Ногманов истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге узды. 12 авырлык категориясендә 80гә якын яшь көрәшче бил алышты. Турнир быел 30нчы тапкыр үткәрелде. Бу хакта Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

«Бәйгене ачу тантанасында VIII чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президенты Рөстәм Кәлимуллин, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка кунаклар катнашты. Бик матур, җылы спорт бәйгесе узды», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot