Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә яшьләргә паспорт тапшыруда махсус операциядән ялга кайткан хәрби катнашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Теләченең «Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Без - Россия гражданнары» акциясе кысаларында һәм Россия көне уңаеннан бер төркем яшьләрне Россия паспортлары тапшыру тантанасы булып үтте. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Фәнил Гаязов яза.
Алар кешенең шәхесен билгеләүче һәм гомер буе озата баручы төп документны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Ватанны саклаучылар фондының район бүлеге җитәкчесе Айдар Галимҗанов һәм махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Теләче авылы егете Фәнзил Зыятдинов кулыннан кабул итеп алды. Динар, Айдар һәм Фәнзил абыйлары яшьләрне әлеге күренекле вакыйга белән котлап кына калмыйча, изге теләкләрен дә җиткерде.
Әти-әниләр исеменнән, яшьләребезгә һәм аларның әти-әниләренә, тәбрикләү сүзләрен, бүген паспортлы булган Билал Фәләхиевның (Иске Җөри авылы) әнисе Алсу ханым ирештерде. Төп документыбыз паспортның әһәмияте, кеше тормышында тоткан роле һәм район ЗАГС бүлегенең бүгенге эшчәнлеге турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп, район ЗАГС бүлеге мөдире Әнисә Тимерханова сөйләде.
«Алдынгылар хәрәкәте»нең район бүлеге (җитәкчесе - Алия Сабирова) һәм район ЗАГС бүлеге (җитәкчесе - Әнисә Тимерханова) тарафыннан үткәрелгән тантанада укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Бүген җәмгысы 25 укучы балага паспорт тапшырылды. Тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз