news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә «Яшь журналист» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Теләчедә «Яшь журналист» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Фото: https://tulachi.ru/

Бүген «Теләче-информ» мәгьлүмат үзәгендә ветеран журналист, 40 елга якын ДТРК «Татарстан» каналында «Авыл офыклары» тапшыруын алып баручы Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган «Яшь журналист» III район бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу хакта «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова яза.

Чарада Гәләветдин абыйның туганы Мөслимә апа Габделвәлиева, муниципаль район Советының оештыру бүлеге башлыгы Рафаэль Яруллин, алар белән бергә эшләгән хезмәттәшләре – ДТРК «Татарстан» каналының директор урынбасары Тәүфик Сагитов, журналистлар Мөршидә Җиһан, Раиль Садриев, район мәгариф бүлеге методисты Гөлфинә Сәхәбиева, укытучылар һәм укучылар катнашты. Алар турында истәлекләр барланды, тормыш юллары искә алынды.

«Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге һәм «Татарстан» ДТРК тарафыннан, якташларыбыз истәлегенә багышлап уздырылган «Яшь журналист» өченче район бәйгесендә катнашучыларга дипломнар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр исемлеге:

«Шәхес» номинациясендә

  • 1 урын Данияр Рахматуллин, Сауш, Әдилә Шиһабиева, Үзәк;
  • 2 урын Азалия Мифтахова, Саба, Зәринә Котдусова, Теләче;
  • 3 урын Илхан Гыйльманов, Олы Мишә;

«Гаилә» номинациясендә

  • 1 урын Әмир Гыйниятулин, Теләче;
  • 2 урын Милена Саруханян, Баландыш;
  • 3 урын Азалия Мифтахова, Саба;

«Хәтер кайтавазы» номинациясендә

  • 1 урын Камил Кәримов, Саба, Тәнзилә Гыйләҗева , Баландыш;
  • 2 урын Азамат Гарифуллин, Сауш, Азалия Мөхәрләмова, Олы Мәтәскә;
  • 3 урын Салават Мөхәммәтҗанов, Олы Мишә.

«Халык традицияләре» номинациясендә

  • 1 урын Азалия Мифтахова, Саба;
  • 2 урын Назлыгөл Гайнетдинова, Баландыш.

news_right_1
news_right_2
news_bot