news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Яңа елга әзерлек бәйгесе җиңүчеләрен билгеләгәннәр – исемлек

Теләчедә Яңа елга әзерлек бәйгесе җиңүчеләрен билгеләгәннәр – исемлек
Фото: Эльмира Котдусова

Теләче район хакимияте актлар залында Яңа елга әзерлек буенча район бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләрне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләгән.

«Авыл җирлекләре арасында «Иң яхшы бизәлеш» буенча Гран-прига - Теләче авыл җирлеге, беренче урынга - Баландыш авыл җирлеге, икенче урынга - Алан авыл җирлеге, өченче урынга - Олы Мәтәскә авыл җирлеге лаек булды. Район үзәгендә «Иң үзенчәлекле бизәлеш» номинациясендә беренче урынга – «Газ» оешмасы, икенче урынга - «Татавтодор» юл төзекләндерү идарәсе, өченче урынга - ветеринария берләшмәсе, «Мишә» җәмгыяте лаек дип табылды», - диде «Татар-информ»га «Теләче информ» матбугат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

Шулай ук, белем бирү оешмалары арасында беренче урында - Олы Мишә мәктәбе, икенче урында - Шәтке, өченче урында - Үзәк һәм Югары Кибәхуҗа мәктәпләре. «Мәдәният йортлары арасында беренче урында - Югары Мәтәскә авылы, икенче урында – Караширмә авылы, өченче урында - Казаклар авылы мәдәният йортлары», - диде ул.

Ленар Хуҗин әйтүенчә, җиңүчеләргә акчалата сертификатлар һәм «Теләче-арена» боз сараена абонементлар тапшырылган.

Фото: © Эльмира Котдусова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100