news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә бәйге игълан ителде

Теләче районында туып-үскән журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә бәйге игълан ителде. Аны «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе оештыра.

Конкурс талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә тапшырыла (регламент – 5 минутка кадәр). Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр өчен авыл (авыл хуҗалыгы темалары), репортаж (мәктәп чараларыннан репортажлар), шәхес (районның күренекле кешеләре), Ватанчы (яшьләрнең гражданлыгы һәм патриотизмы), сәламәтлек (сәламәтлекне саклау), халык традицияләре (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр), хыяллар (яшьләрнең ни уйлавы турында), аталар һәм балалар (буын мөнәсәбәтләре проблемасы) темалары тәкъдим ителә.

Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерына 2023 елның 1 маена кадәр җибәрергә була. Җиңүчеләрне май аенда Гәләветдин Зиятдиновның туган авылы Бичердә бүләкләячәкләр.

Белешмә: Тележурналист, авыл турында популяр тапшырулар авторы һәм алып баручысы Галәветдин Зыятдинов районыбызның Бичер авылында туган. Кырык елга якын ул туган җиргә һәм анда яшәүче кешеләргә тугры калып Татарстан ДТРК да эшли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100