Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә «Ура, авылга!» җәйге ял сменасы башланды
Теләче районының Баландыш авылы ял паркында бүгеннән башлап Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан оештырыла торган «Ура, авылга!» җәйге ял сменасы башланды. Биредә 60тан артык малай һәм кыз биш көн дәвамында ял итәчәк дип яза «Теләче» газетасы.
Проект җәйге каникул вакытында авылда ял итүче балалар өчен тел мохитен формалаштыруга һәм татар халкы мәдәнияте белән яңа мавыктыргыч форматта танышуга юнәлдерелгән.
Смена ачылышында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, Алдынгылар хәрәкәте җирле бүлек җитәкчесе Алия Сабирова балаларны һәм әйдаманнарны сәламләде, күңелле яллар теләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз