news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә туып-үскән химик Шамил Галәвиев истәлегенә районда хоккей турниры бара

Бүген «Теләче-Арена» боз сараенда биредә туып-үскән Татарстан Республикасының атказанган химигы Шамил Галәвиев истәлегенә хоккей турниры бара. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Эльмира Котдусова хәбәр итә.

Традицион турнир бишенче тапкыр үткәрелә. Анда Саба, Теләче, Арча, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт районнары, шулай ук Чаллы шәһәреннән килгән спортчылар ярыша.

Уеннар район мөхтәсибе, төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевнең хәер-фатихасы һәм муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллинның теләкләре белән башланды. Тантаналы ачылышта шулай ук Шамил Галәвиевнең улы, ярышларны оештыручы Наил Галәвиев чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot