Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә төзеләчәк «Хан» мәчетенә нигез ташы салынды
Бүген Теләчедә яңа төзеләчәк «Хан» мәчетенә нигез ташы салу тантанасы узды. Әлеге тарихи вакыйгада «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены делегатлары, республика һәм район җитәкчеләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетнең «Хан» дип аталуы очраклы түгел. Бу исем халкыбызның шанлы тарихына, Болгар һәм Алтын Урда чорларындагы дәүләтчелегебезгә, иманны һәм рухи кыйммәтләребезне саклап килгән бөек шәхесләребезгә хөрмәт билгесе булып тора. Ул үткәннәребезне искә төшереп кенә калмый, ә милли һәм дини мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерү, тарихыбыз белән горурланып яшәү кирәклеген дә искәртә.
Тантана Россия Ислам университеты каршында эшләп килүче Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте.
Чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе, Чечня Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Эли Кагарбәков, Чечня Республикасының Әхмәт Кадыйров исемендәге «Путь» телерадиокомпаниясе режиссеры Ясир Ибраһим, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Васил Шәйхразыев район халкын һәм мөселман җәмәгатьчелеген әлеге сөенечле вакыйга белән котлады, мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Үз чыгышында ул Россиянең төрле төбәкләрендә татар мәчетләре төзелүенә аерым тукталды. Сахалиннан алып Мурманскига кадәр татарлар яшәгән төбәкләрдә мәчетләр булдыру, имамнар әзерләү һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Владивосток, Хабаровск, Ставрополь, Екатеринбург һәм Самара өлкәсендәге мәчетләр төзелешенә бәйле проектларны мисал итеп китерде.
«Татар һәм мөселман буларак, үзебез яшәгән төбәкләрдә мәчетләребезне булдыру, имамнарыбызны әзерләү, халкыбызга иманлы һәм бәхетле тормыш өчен шартлар тудыру бик мөһим», — дип ассызыклады ул.
Васил Шәйхразыев Татарстанның дини-мәгърифәтчелек өлкәсендәге казанышларын да билгеләп үтте. Бүген республикада 1700гә якын мәчет эшләвен, дини белем бирү өчен мәдрәсәләр, китапханәләр, институт, университет һәм академияләр булуын зур байлык дип атады. Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә алып барыла торган эшчәнлеккә югары бәя бирде.
Шулай ук ул киләсе елда, 21 майда, Болгар җирендә Россиядә Ислам динен кабул итүгә 1105 ел тулу уңаеннан зур чаралар узачагын искәртте. Әлеге елда Болгар ислам академиясенең дә унъеллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан зур форум үткәрү планлаштырыла.
Чарада катнашкан кунаклар Теләчедә яңа мәчет төзелешенең районның рухи тормышында мөһим урын тотачагына ышаныч белдерделәр. «Хан» мәчете киләчәктә гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә иман, бердәмлек, милли үзаң һәм рухи тәрбия үзәгенә дә әверелер дип көтелә.
«Яңа мәчетнең нигез ташын салу — Теләче тарихында истәлекле вакыйга. Аллаһ йортының төзелеше хәерле тәмамланып, ул киләчәк буыннар өчен дә иман һәм рухи кыйммәтләр учагы булсын!» — диде Милли Шура рәисе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз