news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә техник карау буенча бәйге игьлан ителде

Теләчедә техник карау буенча бәйге игьлан ителде
Фото: https://tulachi.ru/

Теләче районында эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча бәйге игълан итте. Ахырдан җиңүчеләр «Иң яхшы техник карауга әзерләү» номинациясе буенча бүләкләнәчәк. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Агымдагы елда әлеге эш 24 апрельдә Олы Мәтәскә җирлегендә башланып китте. Тикшерү барышында техникаларның теркәү документлары, техникаларнын төзеклеге һәм куллану вакытында иминлек таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Техник карауга хуҗалар тарафыннан гомуми санда 35 берәмлек техника куелды.

Районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма арбаларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла һәм ул мәҗбүри санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100