news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча район бәйгесе игълан ителде

Теләче районында предприятие, оешма, учреждение, күпфатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча район бәйгесе игълан ителде. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Исегезгә төшереп үтәбез, бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештыра.

Бәйгедә «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге», «Иң матур ишегалды», «Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие» номинацияләрендә катнашырга була.

Катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Теләче авылы, Луговая урамы, 6 а йорт, e-mail: tulinf@rambler.ru («Теләчеинформ»).

news_right_1
news_right_2
news_bot