news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә территорияләрне төзекләндерү буенча төзелгән комиссия авыл җирлекләрен тикшерә

Теләчедә территорияләрне төзекләндерү буенча төзелгән комиссия авыл җирлекләрен тикшерә
"Теләче-информ"

Бүген Теләчедә территорияләрне төзекләндерү буенча төзелгән комиссия авыл җирлекләрендә булып бәйгедә катнашырга гариза биргән хуҗалыкларны тикшерәчәк. Әлеге бәйгедә катнашырга утыздан артык гариза бирелгән.

Бәйгегә «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге», «Иң матур ишегалды», «Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие» номинацияләр буенча нәтиҗә ясалачак. Бу турыда «Теләче-информ» сайтында хәбәр ителә.

Фотолар Кече Кибәхуҗа авыл җирлегеннән килде. Биредә челтерәп аккан чишмәләрне төзекләндереп, булган объектларны саклап торалар икән. Соңгы елларда авыл халкы матурлыкка омтыла. Чиста урамнар, төзек матур йортлар шуның ачык мисалы.

«Матур төзек җирлегебезгә сезне дә көтеп калабыз, уңган, булган тырыш халыкның матурлыкка омтылганына үзегез дә инанырсыз», диелгән хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot