Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча VIII республика турниры башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Теләченең «Батыр» спорткомплексында җырчы, ТРның гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча VIII республика турниры башланды. Бүген монда 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алыша. Бәйгегә Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче килгән.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Эшне башларга җиңел. Иң мөһиме ул дәвамлы булсын. Киләсе елга да IX көрәш ярышларында күрешик», – диде Салават Фәтхетдинов кунакларны сәламләп.
Җырчыга Теләче муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз